ИЛҺАМ ШАКИРОВ - "ҺАМАН ЯРАТАМ"
💥Илһам Шакиров башкаруында "Һаман яратам" җырының оркестрга кушылып яздырылган варианты әлегә кадәр юк иде. Тавышын аерып, якынайтып, сыйфатландырып оркестрга салдым.
“Һаман яратам” җырын Илшат Вәлиев бик матур башкарган иде. Һәм миңа идея килде. Илһам абыйның тавышын Илшатка уйнаган Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Новая музыка” оркестры язмасы белән кушарга. Илшат күп еллар минем дустым бит, шуңа аңарга мөрәҗәгать иттем. Зур рәхмәтләр аңарга, ул шушы оркестр уйнаган язманы миңа җибәрде. Бу бик бөртекле эш һәм ике айдан соң, Аллага шөкер, эш тәмамланды. Җырның авторы Фәрит Хатыйпов моны ишеткәч: Булат, бу бит могҗиза! - диде. Фәрит абый бу җырны шагыйрь Зөлфәт сүзләренә 1971 елда язган икән, нәкъ 50 ел элек! Һәм беренче итеп бу җырны Миңгол абый Галиев башкарган булган.
@bulat.ziganshin
@bulat.ziganshin
@matbugat
@matbugat
@matbugat
@matbugat
#матбугат
#matbugat
#илһамшакиров
#ильгамшакиров
#ильхамшакиров
#булатҗиһаншин
#булатзиганшин
#илшатвәлиев
#ильшатвалиев
#аннагулишамбарова
#миңголгалиев
#минголгалиев