МАТБУГАТ сайтында кечкенә интервью
- Булат, синең быел бик күп җыр премьералары булды, хәтта 4 альбом да чыгардың. Бу бик күп бит.
- Әйе, премьералар күп булды. Чөнки бу ике еллык пандемия күбрәк студиядә эшләргә мәҗбүр итте. Мәҗбүр итте дисәм дә - студиядә яңа җырлар иҗат итү минем күңелгә рәхәтрәк.
- Гиннес рекордлары китабына керәсең киләме әллә?
- (көлә) Шәп булыр иде ул, кем эшләсен инде аны.
- Әле син Илһам Шакировның "Һаман яратам" җырының яңа яңгырашын да чыгаргансың. Шул турыда сөйләп кит әле.
- Бу җырга быел нәкъ 50 ел икән. Мин моны ясап бетергәч, җырның авторы Фәрит Хатыйповка шалтыраткач кына белдем. Менә илле елдан соң бу җыр яңа сулыш алды. Мәдәниятебезгә үземнең өлешемне кертәсем килә һәм элеккеге җырчыларыбызны яшьләр тыңласыннар өчен тырышам. Бу телебезне саклау өчен бик мөһим.
- 2021 елда синең инглизчә җырларыңның альбомы да чыкты. Ә русча чыгарырга ниятең юкмы?
- Кайчандыр, Илһам Шакировка мондый сорау биргәннәр: "Илһам, нигә русча җырлар җырламыйсың? СССР халык артисты исеме дә бирерләр иде үзеңә", дигәч, ул - Менә Людмила Зыкина татарча җырлагач та, русча җырлармын, - дип җавап бирә. Менә Дима Билан, йә Тимати, йә Моргенштерн татарча альбом чыгарсалар - мин дә чыгарырмын (көлә).
- Синең дә халык артисты исемен аласың киләме?
- Әле атказанган исеме бирсәләр дә - бик шат булыр идем. Мондый мактаулы исемнәр алу - бик зур дәрәҗә бит инде ул, иҗатыңны тану - яңа эшләргә илһам бирә кебек. Ни дисәң дә артист өчен бу мөһим инде. - Төрле телеканаллар белән дә эшлисең, төрле иҗат белән шөгыльләнәсең. Ныграк кайсы эшең белән горурланасың? - Анысын әйтә алмыйм, ләкин күңелгә иң рәхәте – улымның "Шаян ТВда", берәр мультфильм башланганда, минем тавышымны ишетеп, "Әти җырлый!", - дип әйтүе.
#matbugat #Tatarstan #tatar
#БулатҖиһаншин
#BulatJihan #БулатЗиганшин
#music #spotify #tatarradiosi
#shayan @shayandubl @irada.aiupova @ilhamshakirov_official